news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кулланучы хокукларын яклаучы белгечләр еш дәгъва белдерелә торган хезмәтләрне әйтте

Татарстан халкы сыйфатсыз аяк киеме, суыткыч һәм телефон алу очракларында сорау юллаган.

Кулланучы хокукларын яклаучы белгечләр еш дәгъва белдерелә торган хезмәтләрне әйтте
Рамил Гали

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре «Татмедиа» агентлыгында эшләүче татар журналистлары эшчәнлеге белән танышты. Алар халыктан еш килә торган мөрәҗәгатьләрне әйтте.

«Сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, сыйфатсыз аяк киеме, телефон, суыткыч кебек товарларны сатып алганда мөрәҗәгать итәләр. Күбесенчә әби-бабайлар сорау бирә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин.

Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре «Шәһри Казан» газетасы белән берлектә узган елдан башлап кулланучы хокукларын яклау турында татарча буклетлар чыгара. Шаһидуллин сүзләренчә, татарча буклетлар тарата башлагач, аудитория саны арткан.

«Моңарчы алар бары тик рус телендә генә тәкъдим ителә иде. „Шәһри Казан“ редакциясе безгә аларны татар теленә тәрҗемә итәргә һәм тематикаларга бүләргә ярдәм итә», — диде ул.

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, белгечләр белән хезмәттәшлек итү — укучыларның мәнфәгатьләренә дә җавап бирү. «Татар телендә сөйләшүче кешеләр аларга да күп мөрәҗәгать итә. Шунлыктан, без халык белән укучылар арасында күпер булып торабыз», — диде ул.

«Инстаграмда пост куябыз икән, анда да сорау язучылар күп. Буклетлар „Шәһри Казан“ газетасында чыккан материаллар нигезендә эшләнде. Газетада да кредит, медицина өлкәсендә һ.б. хезмәт дөрес күрсәтелмәсә, нәрсә эшләргә, дигән сорауга җавап бирелде. Төп бурыч — халыкны белемле итү», — ди Радик Сабиров.

Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре «Әдәби кафе»да, «Китап» радиосында, «Шәһри Казан», «Салават күпере», «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакцияләрендә, «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында да булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100