news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кулга алынган КФУ ректоры Илшат Гафуров үз гаебен танымый

Хәзерге вакытта Илшат Гафуров вакытлыча тоту изоляторында.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кулга алынган Казан университеты ректоры Илшат Гафуров үз гаебен танымаган. Бу хакта Мәскәү Иҗтимагый күзәтү комиссиясенә сылтама белән RT хәбәр итә.

«Гаепне танымыйм», – дигән тоткарланган КФУ ректоры. Бу турыда комиссия әгъзаларының берсе әйткән.

Хәзерге вакытта Илшат Гафуров вакытлыча тоту изоляторында, ул үзенә тарихи романнар бирүләрен сораган, китап укырга теләвен әйткән.

Элегрәк «Татар-информ» КФУ ректоры Илшат Гафуровның тоткарлануы турында хәбәр иткән иде. Мәскәүнең Басман суды аны Алабуга депутатын заказлы үтерү турындагы эш буенча ике айга кулга алган.

КФУның Гыйльми советы РФ Хөкүмәте Рәисе, Россия Мәгариф һәм фән министры һәм ТР Президенты исемнәренә Илшат Гафуровны тоткарлауга бәйле вазгыятьне объектив тикшерүдә ярдәм итү үтенече белән ачык мөрәҗәгать язган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100