Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күлбай Мораса авылындагы биш тарихи мәчетнең соңгысы архитектура һәйкәле дип танылган
Нурлат районының Күлбай Мораса авылындагы 1915 елда төзелгән бишенче Җәмигъ мәчетне Россия халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертергә тәкъдим итәләр. Дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт шундый нәтиҗәгә килгән.
Мәчет хәзер дә үзенең турыдан-туры билгеләнеше буенча кулланыла. Авылда революциягә кадәр төзелгән биш мәчеттән бары шушы мәчет кенә сакланып калган.
Авылның үз тарихы өч гасырдан артык. XIX гасырның икенче яртысында — XX гасыр башында Күлбай Мораса Чистай өязендәге иң зур татар авылларының берсе була. Авылда ике шырпы фабрикасы, дистәләгән тимерче алачыгы, кибет һәм мәдрәсә эшли.
Халык саны арту сәбәпле, мәчет барлык мәхәллә кешеләрен сыйдыра алмый башлаган. 1910 елда халык Оренбург мөселман Диния нәзарәтенә тагын бер гыйбадәтханә төзергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Килештергәннән соң, 1915 елда авылда кирпечтән бишенче Җәмигъ мәчете төзелә.
Революциядән соң бинаны ябалар. Төрле елларда биредә уку сыйныфлары һәм мәктәп склады урнаша. Манара совет чорында югала һәм 1993 елда гына торгызыла. 2018 елда мәчет янында төзекләндерү һәм ремонт үткәрелә.
Эксперт билгеләп үткәнчә, объект тарихи структурасын һәм чын архитектура элементларын саклап калган. Экспертиза нәтиҗәсе буенча, мәчет XX гасыр башы культ архитектурасының кыйммәтле үрнәге булып тора, ул барокко һәм классицизм сыйфатларын берләштерә, шулай ук Нурлат районы һәм Татарстан тарихы өчен мөһим әһәмияткә ия.
Карар кабул ителгән очракта объект төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас һәйкәле статусын алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз