news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кулаткы укуларында: Эдуард Ганиевның изге гамәлләре, салган мәчет-мәдрәсәләре калды

Кулаткы укуларында: Эдуард Ганиевның изге гамәлләре, салган мәчет-мәдрәсәләре калды
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Егерменче Кулаткы укулары» дигән язма чыкты.

Иске Кулаткы җирлегендә «Гаилә – ил терәге» дигән темага академик Эдуард Әнвәр улы Ганиев исемендәге ХХ нче Кулаткы укулары үтте.

Хәзер инде традициягә кергән дини укуларда Иске Кулаткы районы җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, дин әһелләре, татар зыялылары һәм галимнәр катнашты.

Күркәм җыенны Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Кулаткы укулары кысаларында шушы мәдрәсә мөгаллиме Тимур хәзрәт Ибраһимов чалма чорнау буенча мастер-класс күрсәтте.

Укулар барышында татар милләтенә, аның үсешенә үзенең бик зур көчен, малын, күңелен биргән меценат олуг шәхесебез Эдуард Әнвәр улы Ганиевны искә алдылар.

«Эдуард хаҗи арабыздан мәңгелеккә китеп барса да, аның кылган изге гамәлләре, салып калдырган мәчет-мәдрәсәләре, тәрбияләгән шәкертләре, ярдәмчеләре калды. Бүгенге егерменче Кулаткы укуларына җыелдык икән, димәк, аның эше ышанычлы кулларда, теләк-хыяллары гамәлгә ашырыла, эшләре дәвам итә дигән сүз»,- дип белдерде Ильяс хәзрәт.

Чыгыш ясаучылар Эдуард хаҗиның милли проектларны алга җибәрүгә, шул исәптән «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивален уздыруга, әлеге исемдәге журналны булдыруга, Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыруга һәм башка милли-дини проектларны тормышка ашыруга керткән өлеше хакында аеруча басым ясадылар. Эдуард Әнвәр улы гамәлгә куйган мәчет имамнары чыгышлары да шәхесебез рухын зурлауга юнәлтелгән иде.

Техник фәннәр докторы, милли җанлы Эдуард Әнвәр улы Ганиев рухы әле дә милләт җанлыларны үз тирәсенә җыя килә, дип ассызыклады җыенда катнашучылар.

Укуларның пленар утырышында төп докладлар да бик мөһим темаларга яңгырады. Рафик хәзрәт Юсупов үзенең чыгышын «Кешеләр арасында этик-әхлакый мөнәсәбәтләр» темасына багышлады. Ә Рәүф хәзрәт Хәсәнов «Гаиләдә татарча сөйләшү телне саклый» дигән теманы күтәрде. Укулар барышында танылган язучыларыбыз Ләбиб ага Лерон һәм Данил ага Салихов чыгышлары халык тарафыннан бик яратып кабул ителде.

«Кулаткы укулары»нда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Ул районның татар зыялыларына һәм имамнарына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында район үзәгенең «Әнвәр» мәчете имам-хатыйбы Сәерхан хаҗи Әхмәров та бар иде. Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова халкыбыз арасында ислам динен үстерүдә һәм ныгытуда башкарган эшләре өчен Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең III нче дәрәҗәле «Әл-Ихлас» медале белән бүләкләнде.

Кулаткылылар әлеге чараны оештыруда ярдәмнәре өчен Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә тирән ихтирамын белдерде. Ульяновск өлкәсенең күренекле ахуннарының, дин эшлеклеләренең тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен өйрәнүдә Татарстан галимнәренең зур таяныч булып торуын җиткерделәр һәм киләчәктә дә бердәм эшчәнлекне дәвам итәргә килештеләр.

Милли мәдәниятне, туган телне, динне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен Данис Шакиров, Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Ләбиб хаҗи Лерон, Данил ага Салихов белән Рәүф хәзрәт Хәсәновка Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы халкы, районның җирле татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100