news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кул көрәшенә балаларны 12 яшьтән алырга рөхсәт ителә – тренер Айрат Кыямов

Теләчедә 25 ел эчендә спортчылар армрестлинг (кул көрәше) буенча 60 тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулаган.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Кул көрәшенә балаларны 12 яшьтән алырга рөхсәт ителә. Ләкин имгәнүләрне чикләп узу өчен сак эш итәргә кирәк, дип җиткерде "Татар-информ" хәбәрчесенә Теләче районы Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов. Теләчедә кул көрәше буенча 25 ел эчендә аның кул астында шөгыльләнгән спортчылар армрестлинг (кул көрәше) буенча 60 тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулаган. 

"Көчле булып туу гына аз, көчне үстерергә дә кирәк" – студент вакытта укытучыларының берсеннән отып калган әлеге фикерне Айрат Кыямов, "алтын сүзләр", дип саный. Кул көрәшендә дә шулай, ди ул.

"Авыл балалары белән эшләү күпкә яхшы. Тирес түккән, бакча казыган балаларның беләгендә инде көч бар, алар түшәмгә төкереп кенә ятмаган. Шул ук вакытта көч белән генә кул көрәшендә уңышка ирешеп булмый. Техник яктан осталык булдыру өстендә эшләргә кирәк", – ди Айрат Кыямов.

Кул көрәштерүнең имгәнүләргә китерү ихтималы турында сөйләгәндә ул, күнекмәләрсез генә көндәшеңнең кулына барып ябышмаска киңәш итте. Тагын бер факт: кул язын – организмга витамин һәм кальций җитмәгән һәм, әлбәттә инде, техникасын белмичә көч сынаштырган вакытта имгәнә, ди.

"Кызларның кул көрәштерүенә тискәре караучылар да бар. Алар "качок"ка әйләнә, имеш. Минем кызларга карагыз – берсе дә тупас түгел, барысы да чибәрләр. Тренер аларның үсешен төрле яклап күзәтергә тиеш. Без кул көчен арттыру гына түгел, ә аларның буй-сыны матурлыгын саклап калу өстендә дә эшлибез", – ди тәҗрибәле остаз.

Теләчедә кул көрәштерүчеләрне ничек әзерләүләре турында intertat.ru электрон газетасыннан укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot