news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кул көрәше буенча республика ярышларында Тукай районы спортчылары II урынны алдылар

Ярышларда барысы бергә бөтен республикадан килгән 13 команда катнашты.

(Тукай районы, 11 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Арча шәһәрендә кул көрәше буенча авыл җирлекләре командалары арасында Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Ул «Сәламәтлек» дип исемләнгән XV авыллар спартакиадасы программасы кысаларында оештырылды. Ярышларда барысы бергә бөтен республикадан килгән 13 команда катнашты, дип яза җирле басма.

Чемпионатта Тукай районы көрәшчеләре дә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 65 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә Югары Байлар авылыннан спорт мастеры кандидаты Нәфис Хаҗиев, 80 кг авырлыкта Калмаштан спорт мастеры кандидаты Александр Жеребенков, 85 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә Югары Байлар авылыннан спорт мастеры кандидаты Алмаз Харисов, 90 кг авырлыкта Сәмәкәйдән спорт мастеры кандидаты Марат Сәгыйтов, 80 кг нан да артыграк булган үлчәү категориясендә Түбән Суыксу авылыннан РФнең спорт мастеры Алия Сираева лаеклы беренче урын алдылар. 100 кг авырлыкта Түбән Суыксудан спорт мастеры кандидаты Айзат Шәмсиев икенче урынга чыкты. 65 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә Бай-Бүләк авылыннан спорт мастеры кандидаты Әлфинә Зәйнәшева өченче урында калды.

Ә барлык командалар арасында Тукай районы командасына икенче урын бирелде, дип хәбәр итәләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән, дип яза җирле басма.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot