news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кул хәрәкәтләре ярдәмендә-лекция

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре ишетмәүче һәм күрмәүчеләр өчен кулланучы хокукларын яклау турында лекция укыды

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Ольга Мансурова ишетмәүче һәм күрмәүчеләр өчен кулланучы хокукларын яклау турында лекция укыды. Аудитория аны сурдотәрҗемәчеләр ярдәмендә тыңлады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Кулланучылар белән очрашу ТИСБИ каршында эшләүче Сурдотәрҗемәчеләр үзәгендә узган. Мондый аудитория белән инспекция белгечләренең бу тәүге очрашуы түгел. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, кулланучы буларак, үз хокукларын яклау икеләтә читен. Шуны күздә тотып, инспекция белгечләре алар өчен айга бер тапкыр куллану базарында килеп туган проблемалар буенча фикер алышулар оештыра. Яңа узган очрашуда иң күп сораулар товарны кире кайтару, ремонтлау һәм яңага алмаштыру тәртибе буенча бирелгән. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы, көнкүреш хезмәтләре күрсәтүгә кагылышлы шактый сораулар алынган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100