«Минем әнинең Миннегаләм дигән бер апасы кул эшләренә искиткеч оста булган. «Нәселдән килә торгандыр, аның осталыгы сиңа да күчкәндер», – ди торган иде миңа әни. Мәктәптә укыган вакытта ук бәйләргә бик яраттым. Әле ул чакларда матур җепләр юк. Сарык йоннарын буяп, гетралар, башлыклар, кофталар бәйли торган идем. Кияүгә чыккач, кул эшләре белән кызыксынуым тагын да арта төште.
Социаль челтәрләр популярлашкан чорда Башкортстан блогерының бик оста итеп сәйләннән жгутлар, герданнар бәйләгәнен кызыксынып күзәтеп бара башладым. Кыюлыгымны җыеп, яздым үзенә. Сәйлән белән үрү серләрен онлайн рәвештә шул блогердан өйрәндем.
Аеруча калфак-изүләрне күп сорыйлар. Аларны олы яшьтәге ханымнар гына түгел, яшьләр дә, балалар да ала. Ир-атлар тормыш иптәшенә дә, кызына да алып кидергән очраклар була. Шундый күренешләр бик сөендерә. Милли әйберләр көнкүрешебезгә кире кайтып килә. Чигүле алъяпкычлар, бәйләнгән киемнәр сораучыларда бик күп», – ди ул.
Гүзәлия Заһидуллина белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.