news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Туеш микройонында «Чишмә бәйрәме» викторина рәвешендә булды

Кукмараның Туеш чишмәсендә «Чишмә бәйрәме» үткәрелде. Бәйрәмгә әлеге районда яшәүче халык, Манзарас мәктәбе коллективы, «Галактика» балалар иҗат үзәге, музей хезмәткәрләре, якташ шагыйрьләр, район китапханәсе каршында эшләп килүче «Сөембикә» иҗат берләшмәсе чакырылган иде.

Кичә балалар һәм өлкәннәр арасында викторина рәвешендә барды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Кукмара тарихы, татар әдәбияты, экологиягә кагылышлы сораулар биреп, катнашучыларның белемен барлады. Бәйрәм барышында якташ шагыйрьләр иҗатлары белән таныштырдылар, ахырдан буа яр буена күпьеллык чәчәкләр утыртылды. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасы хәбәр итә.

Чишмә инде берничә буынны тәмле, мул суы белән тәэмин итеп тора , ә 2019 елда түбә астына алынып, матур итеп эшләнелә. Быел грант акчасы һәм халык ярдәме белән буа булдырылып, тирәлеген матурлый башлаганнар.

«Эшкә чыгып, халык белән танышкач, Айрат хәзрәт Шәфигуллинның проекты белән грантта катнаштым, дүртенче урынга лаек булып, 300 меңгә якын акча белән бүләкләндек. Иң беренче чиратта, тирән итмичә генә күл ясадык, мәчеткә йөрүче ир-атлар чокырын казыды, «Чиста шәһәр» җәмгыяте эшчеләре ярларына чирәм чәчте, сукмаклар булдырды», - ди «Магистральный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Диләрә Нуриева.

Диләрә Нуриеваның сүзләренчә, бу районда халыкка ял итү өчен урыннар аз, таш юллар да искереп бара. Зур су, чишмә юлдан узучыларга күренеп тора, үзе халыкны җәлеп итә. Киләчәктә дә халык монда тартылыр, матур ял итү урынына әйләнер, ди ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100