news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның «UenFest» фестивалендә җиңгән «Инвожо» фольклор коллективы Сочига җыена

Кукмараның «UenFest» фестивалендә җиңгән «Инвожо» фольклор коллективы Сочига җыена
Мәдәни ресурслар үзәге

Татарстан халыкларының «UenFest» традицион уеннары регионара фестивале лауреаты «Инвожо» фольклор коллективы Россиянең иң яхшы аттракционнар паркы булган «Сочи Парк»ка җыена.

«Коллектив 16 – 19 сентябрь көннәрендә Сочида ял итәчәк. Уникаль аттракционлы күңел ачу комплексы фестиваль җиңүчеләрен көтә», дип хәбәр итә Мәдәни ресурслар үзәге.

«UenFest» традицион уеннар фестиваленең йомгаклау этабы Казан Кремлендә 1 июнь көнне булган иде. Финалга чыккан командалар актив уеннарла ярыштырлар һәм жюрига иҗади номерларын тәкъдим иттеләр, дип искә төшерә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot