news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Туеш бистәсендә «Чишмә» бәйрәме булды

Кукмараның Туеш бистәсендә «Чишмә» бәйрәме булды
"Хезмәт даны"

Кукмараның Туеш бистәсендә «Чишмә» бәйрәме узды. Әлеге чара инде икенче ел рәттән үткәрелә. Узган елдан аермалы буларак, быел бәйрәм тагын да күбрәк халыкны җәлеп иткән, татар халкының борынгы йолаларын яңартуга юнәлдерелгән. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Магистральная» территориаль иҗтимагый үзидарәсенә караган Туеш микрорайонында узган ел грант акчаларына күл ясап, тирә-юнен матурлаганнар иде. Быел тагын шул ук «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе» конкурсында икенче урынга лаек булып, 800 мең акча тотканнар. Әлеге акчалар исәбенә һәм иганәчеләр ярдәме белән Нур Баян ягыннан килә торган юлның яр буен төзекләндергәннәр.

Районның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина татар халкының милли йолаларын күрсәтү тәкъдиме белән чыккан. Әлеге фикерне тормышка ашырып, Зур Сәрдек мәдәният йорты каршында эшләүче «Сердәш» фольклор һәм «Чәчкә» бию ансамбльләре киленгә су юлы күрсәтү йоласын тәкъдим итте. Әби-бабайлар кичке уеннарда уйнаган, инде онытылып баручы «Бармаклы» уенын күрсәттеләр, анда балалар да катнашты.

«Айрат хәзрәт белән киңәшләшеп эшлибез. Алга таба да төрле конкурсларда катнашырга уйлыйбыз. Башкарасы эшләр күп әле. Кукмараның үзәгендә, башка урамнарында да халык җыела торган махсус урыннар бар. Шушы тирәгә дә бәйрәмнәр оештыру өчен сәхнә, эскәмияләр кую, мәйданчык булдыру турында хыялланабыз», - диде Диләрә Нуриева әлеге микрорайонны үстерү планнары турында.

Фото: © «Хезмәт даны»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100