Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның «Салават күпере» балалар бакчасы 50 еллык юбилееен билгеләп үтте
Кукмараның «Салават күпере» балалар бакчасы 50 еллык юбилееен билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә балалар бакчасы меңләгән балага башлангыч тәрбия биргән, ата-аналарның таянычы, беренче ярдәмчесе булып торган. Буыннар чылбыры үзгәреп, элек үзләре йөргән бакчага хәзер инде дәү әни, дәү әтиләр оныкларын алып килә.
140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын 1967 елда - Совет властеның 50 еллык юбилеена салырга планлаштырылган була. Ләкин бу эш ниндидер сәбәпләр аркасында кичектерелеп килә. Бары тик 1972 елда гына Кукмара бистәсендә базар белән рәттән ике катлы бина сафка баса. Шул ук елның 3 апрелендә 6нчы номерлы тегү фабрикасы канаты астында балалар бакчасы эшли башлый. Бу турыда «Хезмәт даны» хәбәр итә.
Әлбәттә, 50 ел дәверендә башлангыч тәрбия бирү йортының алга киткән вакыты да, үсеш тизлеге бераз кимегән чоры да күзәтелә. 27 кешегә исәпләнгән төркемдә 37шәр бала йөргән вакытлар да була, «Чулпан» балалар бакчасы ачылгач, якын-тирәсендә яшәгән балаларны шунда күчерәләр. 90нчы еллардагы үзгәреш чорында балалар булмау сәбәпле, ике төркемне ябарга мәҗбүр булалар.
2013 елдан бүгенге көнгә кадәр балалар бакчасын Лилия Каюмова җитәкли. Хәзерге вакытта башлангыч тәрбия бирү үзәгендә 6 төркемдә 124 бала тәрбияләнә. Өйрәнү дәресләре рус һәм татар телендә алып барыла, өстәмә рәвештә инглиз теле бирелә, шахмат түгәрәге эшли.
«Салават күпере» коллективы район, республикакүләм бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урыннарга лаек була. Аны даны елда да федераль һәм республика грантлары отып, зурлар һәм балалар өчен милли күлмәкләр, 4 телдә сәламләү баннерлары, милли киемле курчаклар, балалар өчен дидактик материаллар, интерактив такта сатып алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз