news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның өч гаиләсе алтын юбилейларын билгеләп үтте

Кукмараның өч гаиләсе алтын юбилейларын билгеләп үтте
Лилия Нургалиева

Кукмараның ЗАГС бүлекчәсендә бик матур чара оештырылды. Зур Кукмарада яшәүче өч парның 50 ел бергә гомер итүләре тантаналы төстә котлап үтелде. Алар — Нурзия һәм Габделхак Хөсәеновлар, Гөлчирә һәм Мансур Минһаҗевлар, Сания һәм Наил Сәйфетдиновлар. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Алтын туйларына кадәр бергәләп килеп җиткән парларны ихластан район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова котлады һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot