Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмараның Никахлашу сараенда алтын туйларын билгеләп үтүче парны хөрмәтләделәр
Кукмара районы Никахлашу сараенда алтын туйларын билгеләп үтүче парны тәбрикләделәр. Манзарас авылында яшәүче Тәнзилә һәм Мирхәйдәр Рәшитовлар 50 ел бергә дус-тату гомер кичерә. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Йолдыз Низамиева яза.
Юбилярларны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин, «Урал» җәмгыяте директоры Нияз Хәбибрахманов, Манзарас җирлеге башлыгы Рәшидә Хәбибуллина, балалары һәм якыннары килгән иде.
Алар ике ел очрашалар да олы тормыш юлына бергәләп аяк атлыйлар, ике кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр.
«Балаларыбызның һәммәсе дә югары белемле, һәрберсенең дә үз тормышлары. Безне 8 онык белән сөендерделәр. Бергә-бергә ярдәмләшеп яшибез», – ди Рәшитовлар.
«Тормыш арбасын икебез дә бер якка тарттык. Арттан дүрт бала эткәндә, икебез алдан өстерәгәндә тормышны алып баруы авыр түгел. Аллага шөкер, матур гомер кичердек. Киләчәктә дә тигезлек белән яшәргә язсын», – диде гаилә башлыгы.
Рәшитовларга Резеда Гаянова район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Җитәкчеләр һәм якыннары истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре биреп, матур теләкләрен ирештерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз