news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Манзарас мәктәбендә махсус принтер ярдәмендә хәрбиләр өчен детальләр ясыйлар

Кукмараның Манзарас мәктәбендә махсус принтер ярдәмендә хәрбиләр өчен детальләр ясыйлар
Фото: https://kukmor-rt.ru/

Махсус хәрби операция зонасындагыларга гуманитар ярдәм туплаудан мәгариф учреждениеләре дә читтә калмый. Манзарас урта мәктәбенең укытучылар, укучылар коллективы, әти-әниләр хәрбиләргә азык-төлек, кием-салым, шәхси гигиена чараларыннан тыш, махсус принтер ярдәмендә ясалган җайланмалар да әзерләп җибәрә. бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова хәбәр итә.

«3Д принтерында хәрбиләр өчен кирәк-яраклар ясап булганын элегрәк тә ишетеп белә идек. Шуның өчен без дә районның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы, махсус хәрби операция зонасындагы егетләр белән сөйләшеп, киңәшләшеп, аларга аеруча да мөһим булган җайланмаларны ясап карарга булдык һәм башкарып чыктык. Хәзер дә мессенджерларда ачылган төрле каналларда, «Кул эше осталары — фронтка» дигән төркемдә корылмаларның модельләре турында сөйләшәбез, үзара тәҗрибә уртаклашабыз», — ди мәктәпнең технология фәне укытучысы Илсур Камалов.

Төп эш хезмәт дәресләрендә куллану, программалар ярдәмендә квадрокоптерлар, детальләрнең 3Д модельләрен ясау өчен алынган зур принтерда алып барыла. Анда башлыча хәрбиләргә җибәрү өчен күләмле җайланмалар җитештерелә. Ә инде бераз кечерәк принтер исә вак-төяк эшләнмәләр өчен кулланыла.

«Станоклар әкрен генә өзлексез эшләп утыра. Аны карап, күзәтеп торасы юк. Махсус программа ясап, сызымын принтерга җибәрәсең дә, ул кирәкле детальне әзерли. Бер комплект якынча тәүлек дәвамында ясала, «хвостовик» исә 45 минут эчендә әзер була», — ди укытучы.

Пластмассадан әлеге җайланмаларны җитештерү өчен чимал да кирәк. Ул яктан «Сугышчан кардәшлек» оешмасы булыша икән, шулай ук мәктәп тә иганәчеләр ярдәме белән шактый материаллар сатып алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100