news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Манзарас мәктәбе укучысы Казан мэры Кубогына тиз шахмат буенча турнирда җиңде

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Казан мэры Кубогына традицион шахмат турниры оештырылды. Анда 60 спортчы катнашты, шуларның 4се — халыкара гроссмейстер һәм 3се — халыкара спорт остасы. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова яза.

Тиз шахмат турнирында 21 яшькә кадәрге кызлар арасында Манзарас урта мәктәбе укучысы Зөләйха Хуҗина беренче урынны яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot