news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның күмәк хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Кукмараның күмәк хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дәвам итә
kukmor-rt.ru

Кукмараның күмәк хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү бара. Быел аграрийларга терлек азыгын ел ярым, ике елга җитәрлек итеп хәзерләү бурычы куелган. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза. 

«Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, хуҗалыкта терлек азыгы хәзерләү эшләре оешкан төстә бара, бүгенге көндә күпьеллык үләннәрдән сенаж салалар. Хуҗалыктагы 1400гә якын мөгезле эре терлекне ашату өчен 4000 тонна сенаж, 150 тонна печән, 7000 тоннадан артык силос хәзерләүне максат итеп куйганнар.

«Техникалар белән авырлыклар юк. Бүгенге көндә ике КВК-800 һәм «МакДон» комбайннары күпьеллык үләннәрне ура, алты КамАЗ машинасы, өч МТЗ-1221 тракторы басудан яшел массаны ташып тора. Өч печән чапкыч та әзерлек сызыгында», - диде хуҗалыкның баш инженеры Заһит Ярмиев.

Базда сенаж таптату өчен ике К-700 тракторы билгеләнгән, берсендә эш сменалы оештырылган, төнгә дә кала икән. Тик нинди масса кайтуга карамастан, аны дүрт сәгатьтән артык тыгызламыйбыз, юешрәк булса, ике сәгать тә җитә, бу өлкәдә күп видеороликлар карадык, өйрәндек, дип аңлатты хуҗалык җитәкчесе.

Бүгенге көндә «Урал»да дүрт агрегат үләннәргә минераль ашлама кертә. Хуҗалыкның баш агрономы Илназ Галәветдинов игеннәрне өч-дүрт тапкыр яфрактан өстәмә тукландырырга җыенуларын ассызыклады, хәзерге вакытта бу эшнең икенче каты башкарыла, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100