news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Кәркәүч авылында рәссам Мөнип Фатыйховның шәхси күргәзмәсе ачылды

Кукмараның Кәркәүч авылында рәссам Мөнип Фатыйховның шәхси күргәзмәсе ачылды
Фото: http://kukmor-rt.ru/

Кукмараның Кәркәүч мәдәният йортында рәссам Мөнип Фатыйховның «Тормыш бизәкләре» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе оештырылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайты Әлфия Газизуллинага сылтама белән хәбәр итте.

Рәссамны хөрмәт итеп килгән авылдашлары җылы сүзләр җиткерде. Ерак араларны якын итеп Төркиядән кайткан күренекле рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев, Казаннан Мөдәрис Мөхетдинов, Нәкыйп Исмәгыйлев чыгыш ясады. Чара изге теләкләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды, чәй табыны артында дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot