news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның «Кар десанты» төркеме ике атналык экспедициягә кузгала

Кукмараның «Кар десанты» төркеме ике атналык экспедициягә кузгала
Фото: https://kukmor-rt.ru/

Кукмараның аграр көллияте «Кар десанты» төркеме 23 апрельдә сугыш үткән җирләргә — Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы янындагы «Үлем үзәнлеге»нә янә ике атналык экспедициягә кузгала. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева яза.

Шушы еллар эчендә экспедициядә катнашучыларның исемнәре шактый үзгәрсә дә, максат шул ук кала: үткәнебезне онытмау, гомере бәрабәренә тынычлык өчен ятып калган батырларны эзләү, аларның тарихын ачыклау.

«33 ел эчендә 347 солдатның сөякләре табылып, Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылындагы «Туганнар каберлеге«нә җирләнде. Шуларның алтысының тулы исем-фамилиясе ачыкланды», — ди «Кар десанты» төркеме җитәкчесе Раниф Сәмигуллин.

12–15 кешедән торган төркем ел саен апрель ахырларында юлга кузгала. Ә быел исә 22 эзтабар барырга теләк белдергән. Алар арасында көллият студентлары, Янил урта мәктәбе укучысы, КФУ студенты Алинә Сәмигуллинадан тыш, инде ничә еллар дәвамында әлеге изге гамәлне кылучы, Янилдән ветеран укытучы Ринат Шакиров, Ришат Шакиров, Олыяздан Марат Мөхәммәтшин, Яңа Сәрдектән Рамил Шакиров, Аш-Буҗидан Рәмис Хәмәтдинов, Бакчасарайдан Рәдиф Мөхәммәтҗанов бар. Быел аграр көллият директоры Азат Гатин да алар белән бергә булачак.

— Без казу эшләре алып бара торган урында снаряд шартлаудан барлыкка килгән зур, тирәнлеге 4-5 метр чамасы су белән тулган чокыр бар. Анда солдатларыбызның бар икәнен ачыкладык. Шуның суын суыртып, ләмен өскә менгерергә уйлыйбыз, — ди алтынчы тапкыр әлеге экспедициядә катнашучы Раниф Сәмигуллин. — Егетләр ләмне ташыган арада безнең белән баручы өч кыз шуны аралап торачак дип планлаштырабыз.

Үткән елгы экспедициянең беренче көне кыйммәтле табылдык белән отряд тарихында калачак. Эзтабарлар составында барган аграр көллият психологы Гүзәлия Нуриева солдат сөяген таба.

news_right_1
news_right_2
news_bot