news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Каенсар авылында яңа күпфункцияле үзәктә мәктәп һәм балалар бакчасы була

Кукмараның Каенсар авылында яңа күпфункцияле үзәктә мәктәп һәм балалар бакчасы була
Алсу Сәләхетдинова

Кукмара районының Каенсар авылында яңа күпфункцияле үзәк бер түбә астында мәктәпне, балалар бакчасын, китапханәне берләштерәчәк. Күпфункцияле үзәк төзелеше республика бюджетыннан финанслана. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Каенсар авылында бүгенге көндә 126 хуҗалыкта 404 кеше яши. Халыкка бер кибет хезмәт күрсәтә, мәчет, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Берсеннән-берсе төзек, нык йортларның һәммәсенә зәңгәр ягулык үткәрелгән, ут-су кертелгән. Җиде урамның да юллары төзекләндерелеп, вак таш түшәлгән.

«Мәктәп һәм балалар бакчасы бинасының иске булуына бик борчыла идек. Тиздән әлеге проблема хәл ителәчәк, чөнки бездә күпфункцияле үзәк төзелә», — диде җирлек башлыгы Инсаф Исхаков.

540 квадрат метр мәйданны тәшкил итүче мәһабәт бина 14 урынлы башлангыч мәктәп, 15 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы, китапханә һәм универсаль залны (спорт һәм актлар залы) бер түбә астына берләштерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100