Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның Каенсар авылында яңа күпфункцияле үзәктә мәктәп һәм балалар бакчасы була
Кукмара районының Каенсар авылында яңа күпфункцияле үзәк бер түбә астында мәктәпне, балалар бакчасын, китапханәне берләштерәчәк. Ул республика бюджетыннан финанслана. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
Каенсар авылында бүгенге көндә 126 хуҗалыкта 404 кеше яши. Халыкка бер кибет хезмәт күрсәтә, мәчет, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.
Берсеннән-берсе төзек, нык йортларның һәммәсенә зәңгәр ягулык үткәрелгән, ут-су кертелгән. Җиде урамның да юллары төзекләндерелеп, вак таш түшәлгән.
«Мәктәп һәм балалар бакчасы бинасының иске булуына бик борчыла идек. Тиздән әлеге проблема хәл ителәчәк, чөнки бездә күпфункцияле үзәк төзелә», — диде җирлек башлыгы Инсаф Исхаков.
Авыл мәчете каршында сафка басучы, 540 квадрат метр мәйданны тәшкил итүче мәһабәт бина 14 урынлы башлангыч мәктәп, 15 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы, китапханә һәм универсаль залны (спорт һәм актлар залы) бер түбә астына берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз