news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның «Дан аллеясе»ндә махсус хәрби операциядә һәлак булган биш Герой җирләнгән

Кукмараның «Дан аллеясе»ндә махсус хәрби операциядә һәлак булган биш Герой җирләнгән
Алсу Сәләхетдинова

Кукмараның яңа мөселман зиратында «Дан аллеясе» ачылды. Анда махсус хәрби операциядә һәлак булган биш Герой Илнур Нәҗипов, Фәнил Хисмәтуллин, Айнур Измайлов, Илмир Кәшәпов, Рүзил Сабирҗанов җирләнгән. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен Россия Герое исеменә лаек булган Рәсим Баксиков, мәрхүм Геройның әти-әниләре, якыннары һәм башкалар катнашты.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ринат Хәйруллин сүзләренчә, Кукмара мөселман зираты каршындагы машиналар тукталышы, керү юлы һәм зират эченнән уза торган юл асфальтланган, биш Геройның каберләренә, аларның исемнәрен уеп, ташлар куелган, каберләр каршында бетонланган мәйданчык ясалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100