news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Әсән-Елга авылында 30 ел ремонт ясалмаган мәдәният йорты төзекләндерелә

Кукмараның  Әсән-Елга авылында 30 ел ремонт ясалмаган мәдәният йорты төзекләндерелә
Фото: Алсу Саләхетдинова/«Хезмәт даны»

Кукмара районы Әсән-Елга авылының мәдәният йортында төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Саләхетдинова хәбәр итә.

«Мәдәният йортының бинасы 1982 елда салынган. 2018-2019 елларда республика программасы буенча аңа яңа сулыш өрелде. Идән-түшәм, тәрәзәләр яңартылды, барлык системалар алышынды, яңа ишекләр куелды, сәхнә ясалды һәм башка бик күп эш башкарылды. Быел ремонт дәвам итә. Бина тулысынча тышлана, нигезгә су үтеп кермәсен өчен чаралар күрелә. Шушы көннәрдә тамаша залына 202 яңа урындык та кайтты», — ди мәдәният йорты мөдире Дания Мөхәммәтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot