Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның Зур Сәрдек мәдәният йорты үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте
Клубта нинди генә концерт-тамаша булмасын, һәрвакыт тулы заллар, көчле алкышлар белән уза.
(Кукмара, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының Зур Сәрдек авылында тантаналы вакыйга булды - бар халык мәдәният учагының ярты гасырлык юбилей бәйрәменә җыйналды. Шулай ук биредә моннан илле ел элек әлеге мәһабәт бина төзелешен оештыручы Социалистик хезмәт герое Камил Шакиров, мәдәният йорты проектын эшләгән һәм аның төзелешенә җитәкчелек иткән Гаян Әхмәтшин истәлегенә мемориаль такта куелды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Әлеге шәхесләр якташларына гасырлар буена җитәрлек бүләк ясап калдырганнар. Агачтан эшләнгән, ике катлы, дүрт йөз урынга исәпләнгән клубка районда тиңнәр юк. Зурсәрдеклеләрне тәбрикләргә килгән район башлыгы Сергей Димитриев та моны ассызыклап: "Бүгенге көнгә килеп җитәрлек нык һәм шул ук вакытта еллар үткәч тә үз матурлыгын югалтмый торган, заманча итеп төзи белгәннәр, - диде. – Нык районны нык авыллар булдыра. Тырыш, уңган Зур Сәрдек җирлеге халкы белән горурланабыз, алга таба да уңышлар телим".
Әйе, 1966 елда төзелә башлап, 1967 елда - Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына ишекләрен ачкан мәдәният учагы бүгенге көндә дә гөрләп тора. Нинди генә концерт–тамаша булмасын һәрвакыт тулы заллар, көчле алкышлар белән үтә ул. Билгеле бу биредә хезмәт куючы коллективның тырышлыгы, уңганлыгы нәтиҗәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз