news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Зур Сәрдек авылында Егетләр бәйгесе узды

Бәйгедә бишәр кешелек биш команда катнашты.

(Кукмара, 27 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның Зур Сәрдек авылында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Егетләр бәйгесе" уздырылды, дип яза районның "Хезмәт даны" газетасы.

Бәйгедә бишәр кешелек биш команда катнашты. Алар ун төрле конкурста көч сынашып, тамашачыга күңелле ял сәгатьләре бүләк иттеләр. Катнашучыларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot