news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Үзәк мәйданында Яңа ел бәйрәме үткәрелде

Кукмаралыларны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде

Кукмараның Үзәк мәйданында Яңа ел бәйрәме үткәрелде
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 1 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кичә Үзәк мәйданда Яңа елны каршы алу бәйрәме үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты. 

Кукмаралыларны һәм шәһәр кунакларын район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде.

"Үткән ел безнең район өчен бик уңышлы һәм төрле вакыйгаларга бай булды. Без күп кенә республика, федераль программаларда катнаштык. Алар хисабына яңа юллар салынды, парк, скверлар төзелде, социаль учрежденияләр ачылды. Без 2018 елны республика буенча төрле өлкәләрдә югары күрсәткечләр белән төгәллибез. Бу җиңүләр барысы да район халкының тырышлыгы белән ирешелде. Шул уңайдан уртак хезмәтебез өчен барыгызга да рәхмәт сүзләремне белдерәсем киләм. Яңа 2019 ел белән тәбрик итәм", - диде Сергей Димитриев.

Аннан соң матур салют күк йөзен яктырты. Бәйрәм дискотека белән төгәлләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot