news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүче гүзәл затларга чәчәкләр бүләк итте

Әлеге акция Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган иде.

(Кукмара, 7 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан Кукмара районының ЮХИДИ хезмәткәрләре гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар һәм, әлбәттә, чәчәкләр бүләк иттеләр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәхет- шатлык, сәламәтлек теләп, юлларда йөргәндә игътибарлы һәм сак булуларын, кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен сорадылар. Шулай ук кечкенә балаларны махсус урындыкларда йөртергә кирәклеген тагын бер тапкыр искәрттеләр.

-Мондый акцияләр үткәрү матур традициягә әйләнеп бара, - диде район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов. - Хатын-кызларны котлау, аларга хөрмәт күрсәтү безгә дә бик күңелле. Гүзәл затларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү өчен бу бер сәбәп тә булып тора.

Руль артындагы гүзәл затлар инспекторларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм машина йөртүче ир-атлар өчен үрнәк булырга ышандырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot