news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның "Йолдызлык" балалар бакчасында педагоглар өчен семинар үткәрелде

Ул "Халык һөнәрләрен өйрәнгәндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һөнәри күнекмәләр алуы" темасына багышланган иде.

Кукмараның "Йолдызлык" балалар бакчасында педагоглар өчен семинар үткәрелде
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 4 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның "Йолдызлык" балалар бакчасында нәниләргә белем бирү оешмалары педагоглары өчен семинар үтте. Ул "Халык һөнәрләрен өйрәнгәндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һөнәри күнекмәләр алуы" дигән темага багышланган иде. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Аның эшендә Кукмара, Арча, Балтач, Саба районнары, Киров өлкәсе, Казан педагоглары катнашты. Әлеге чара көн үзәгендәге темаларга чыгышлар, мастер-класслар белән үтте. Ә "Йолдызлык" балалар бакчасы хезмәткәрләре иртә яшьтә һөнәри юнәлеш бирү буенча "Балаskills" проекты тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100