news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Ятмас-Дусай авылында балаларга янгын техникасын күрсәттеләр

Чара танып-белү генә түгел, ә профилактик характерда да булды.

Кукмараның Ятмас-Дусай авылында балаларга янгын техникасын күрсәттеләр

(Кукмара, 25 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Янгынга каршы хезмәтнең Ятмас-Дусай аерым постында ачык ишекләр көне үткәрелде. Постка Ятмас-Дусай авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче хореография ансамбленә йөрүче балалар кунакка килде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Экскурсия барышында алар янгын сүндерү автомобильләре һәм техник кораллары, янгын сүндерүчеләрнең эш шартлары, янгын сүндерү хезмәтенең тарихы белән таныштылар.

Аерым пост хезмәткәрләре балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, елгаларда һәм сулыкларда үзеңне ничек тотарга, урман массивларында талпан тешләүдән ничек котылырга кирәклеге турында сөйләделәр. "01" һәм "112" ашыгыч хезмәте номерларын искә төшерделәр.

Чара ахырында барлык кызыксындырган сорауларга җавап биреп, балаларга белешмәлекләр өләштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot