Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмараның "Яшь коткаручылары" хәрби-спорт уеннарыннан бронза медаль белән кайтты
Команда Кубок һәм Диломнар белән бүләкләнде.
(Кукмара, 11 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Мамадышта "Идел буе аҗаганы – 2017" хәрби-спорт уеннарының зона этабы үтте. Бәйгедә кукмаралылар да актив катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Кукмара беренче гимназиясенең Фәрхәт Гыйлаев җитәкчелегендәге "Яшь коткаручылар" берләшмәсе командасы "Гомумхәрби саклагыч комплект кию", "Төз ату" бәйгеләрендә – беренче, "Визит карточкасы", Ватан тарихы белән бәйле интеллектуаль конкурста - икенче,"Тигез сафта йөрү", "Автомат сүтеп-җыю"да өченче урыннарын алды. Шәхси зачетта турникта күтәрелүдә Алмаз Әхмәтҗанов - беренче, "Гомумхәрби саклагыч комплект кию" бәйгесендә Нәфис Хәйруллин һәм Ильяс Мөхәмитовлар беренче, өченче урыннарын яуладылар. Гомумкоманда зачетында команда өченче урынга чыкты, Кубок һәм Диломнар белән бүләкләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз