Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның "Яшь коткаручылар"ы республика слетыннан җиңү белән кайтты
Командага Мактау грамотасы һәм хәрби-патриотик клуб өчен җиһазлар тапшырылды.
(Кукмара, 19 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Казанның "Патриот" үзәгендә республика хәрби-патриотик клубларының 14нче ачык слеты узды. Чарада районыбызның "Галактика" балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче "Яшь коткаручы" (Кукмара гимназиясе, җитәкче Фәрхәд Гыйлаев), "Яшь патриот" (Кукмара 4нче мәктәбе, җитәкче Айрат Шакиров), "Бастион" (күппрофильле лицей, җитәкче Альберт Гомәров) командалары да катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
"Бастион" оешмасының мондый төр бәйгедә беренче катнашуы иде. Шулай да алар сынатмадылар. Альмир Латыйпов "Авышлыкта күтәрелү"дә – икенче, Илназ Бадышев "АК-74не сүтеп-җыю"да беренче урыннарын алдылар. "Яшь патриот"лар командасы "Ату дуэле"ндә һәм "Хәрби-тактик уен"да өченче урыннарын яулады. "Яшь коткаручылар" исә "Аркан тарту", "Визит карточкасы", "Сугышчан бит" бәйгеләрендә беренчелеккә чыкты, "Хәрби-тактик уен"да икенче урынны алды.
Гомумзачетта "Яшь коткаручылар" командасы өченче урынны алды, аларга Мактау грамотасы һәм хәрби-патриотик клуб өчен җиһазлар тапшырылды. Җитәкчеләре Фәрхәт Гыйлаев "Патриот" үзәгенең Мактау грамотасы һәм исемле сәгатькә ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз