news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның ярдәмче хуҗалыгында азык цехы ясый башлаганнар

Чарада катнашучылар малларны ашату рационы, туфрак эшкәртү турында сөйләштеләр.

Кукмараның ярдәмче хуҗалыгында азык цехы ясый башлаганнар

 (Кукмара, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмараның “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында район, хуҗалык җитәкчеләре катнашында җирне туңга сөрү, терлекчелек мәсьәләләренә багышланган семинар үткәрелде. Анда хуҗалыкта азык цехы ясауга керешүләре турында сүз барды, дип хәбәр итә район басмасы.

Әлеге чарада катнашучылар малларны ашату рационы, туфрак эшкәртү турында сөйләштеләр. Азык цехының өстенлекләре турында бик күп сөйләнде, сыйфатлы, барлык кирәкле элементлар белән баетылган моноазыкны бернинди печән, салам да алыштыра алмый, дип искәртә белгечләр.

Ә миллион сумнар торган бу цехны сатып алу барлык хуҗалыкларның да көченнән килми. Әмма бүгенге шартларда алдынгы технологияләр кулланмыйча, мул продукция алуга ирешеп булмый.

- Азык цехы сатып алу мөмкинлеге булмаганлыктан, без аны үзебез ясап карарга уйладык. Ул әлегә тулысынча әзер түгел, әмма бер-ике айда егетләр аны ахырына кадәр башкарып чыгарлар, дип уйлыйм, - диде “Кукморагрохимсервис” оешмасы җитәкчесе Валерий Тимофеев.

"Хәзерге вакытка аның катнаш азык ясый торган туглагычы эшләнде, бункерын ясап бетерәсе калды, патока мичкәсен куясы бар. Барлык нечкәлекләре дә көйләнеп бетсә, биредә тулы рационлы монокорм җитештереп булачак", - диде ул.

Хуҗалык җитәкчесе шулай ук кыр эшләренең барышына да тукталды, быелгы уңыштан канәгать булуын белдерде.

Реклама

- Хуҗалыкның 3 мең гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 1130 гектарын бөртеклеләр алып тора. Быел игеннәр уңды, зарланмыйбыз, яңгырлар да вакытында яуды, гектарыннан уртача 35 центнерга якын бөртек җыеп алдык. Җирләр көздән сукаланган иде, аның да файдасы булмый калмагандыр. Ашлама исә бер гектарга бер центнер исәбеннән кертелде, - диде Валерий Тимофеев. – Югары технологияле культуралардан рапс үстереп карадык, ул 200 гектарда игелде. Шулай ук 25 гектарга люпин чәчкән идек. Аларның уңышы белән мактана алмыйм. Бүгенге көндә басуларда 250 гектар кукуруз калды. Бу атна ахырына аны җыеп алуга керешербез, дип торабыз.

- Алга таба гектарыннан 50 центнерга хәтле уңыш алуны максат итеп куярга кирәк, - дип искәртте район башлыгы Сергей Димитриев. – Моның өчен басулар мөмкинлек бирә, бары тик технологияләрне дөрес кулланырга гына кирәк.

Үрәсбашлылар быел да барлык мәйданнарны көздән эшкәртеп калдырырга планлаштыралар. Әлеге эш 1830 гектар мәйданда башкарылачак икән. Дым саклап калу өчен җирне тирәннән сөрүгә игътибар бирергә кирәклеген ассызыклап үттеләр, чөнки үсемлекләр күтәрелеп киткән чорда явымсыз көннәр күп була, диделәр. Бүгенге көндә хуҗалыкта туңга сөрүдә җиде трактор хезмәт куя. Техникалары яңа түгел, ватылалар да, әмма көнгә 50-60 гектар эш башкаралар икән. Игеннәрдән бушап калган басуларда Т-150, ДТ-75 тракторлары күренде. “Өлкән гвардия” дип шаяртып алдылар семинарда катнашучылар. Бу техникаларны тәҗрибәле механизаторлар иярләгәндә эш бара әле, куркасы юк, диде хуҗалык җитәкчесе. Билгеле, яшьләрне мондый тимер атлар белән авыл хуҗалыгына тартып булмый, замана белән бергә атларга, яңа техникалар булдыруны кайгыртырга кирәк. Кырчыларның да хәлләрен белеп килдек. Бернидән дә зарланмадылар, тырыш хезмәт белән көн күргән авыл кешесенә андый сыйфатлар хас түгел шул.

- Сукалыйсы мәйданнар шактый әле. Бирегә яңа килдек, әлегә кадәр Иске Оча басуларында идек, - диде механизаторлар. - Иртә белән сәгать җидегә эшкә киләбез, кичкә хәтле басулардан кайтып кермибез, кырда ашаталар. Ягулык-майлау материаллары белән тоткарлыклар булганы юк, техника гына ватылмасын.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100