Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның Янил авылында изге, саваплы гамәл кылдылар
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Гәбделфәрт Шәрәфиевка куелган кабер ташын ачу чарасы узды.
(27 июнь, Кукмара, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кара мәрмәр гранит таш театрның якташыбызга булган соңгы бүләге иде. Әлеге чарада Гәбделфәрт Шәрәфиевның туганнары, Г. Камал театры коллективы һәм Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Шәрәфиев Гәбделфәрт Әхәт улы 1951 елның 6 гыйнварында Янил авылында туа. 1973 елда Ленинградта театр институтын тәмамлый (ЛГИТМИК, татар студиясе) һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Иҗади эшчәнлеге елларында Гәбделфәрт Шәрәфиев татар, рус һәм чит ил драматургларының төрле жанрлардагы спектакльләрендә 70 артык роль башкара. Аның актерлык үзенчәлеген чагылдырган беренче рольләре: М.Әмирнең "Агыйдел"ендә – Рахманов, М.Сторожеваяның "Хата с краю"сында – Степан, Г.Боровикның "Интервью в Буэнос-Айресе"сында – Педро, Т.Гыйззәтнең "Ташкыннар"ында – Нургали, А.Кузнецовның "Тшккшбер гашыйклар"ында – Алеша, К.Гольдониның "Бабьи сплетни"сында – Арлекин, Р.Хәмиднең "Синең урыныңа кайттым"ында – Зәйтүн, Ш.Тотның "Нихәл, яшь иптәш"ендә – Андраш Хомлок.
Артист рольләренең һәрберсен аңа гына хас талант һәм бөек профессиональлек белән башкара, эшенә тырышлык, җаваплылык, фидакарьлек белән килүе аңа тамашачылар мәхәббәтен һәм хезмәттәшләре хөрмәтен бүләк итә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз