news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Янил авылында чаңгы ярышларында Лельвиж урта мәктәбе беренче урынны алды

Кукмараның Янил авылында чаңгы ярышларында Лельвиж урта мәктәбе беренче урынны алды

(Кукмара, 5 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның Янил урта мәктәбендә районыбызның танылган спортчысы һәм тренеры Рәфкать Абдуллин кубогы һәм призына чаңгы эстафетасы үткәрелде. Ярышның төп иганәчесе дә Рәфкать ага үзе булды, дип яза җирле басма.

Эстафетада Лельвиж урта мәктәбе беренче, Сәрдекбаш урта мәктәбе икенче, Кукмара аграр көллияте өченче урынга лаек булды. Ярышта катнашкан ветеран спортчылар да Рәфкать Абдуллинның призларына ия булдылар, дип хәбәр итте Заһит Мөхәммәтҗанов.

news_right_1
news_right_2
news_bot