news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның янгын сүндерү-коткаручылары республика бәйгесендә беренче булды

Команда диплом, күчмә кубок белән бүләкләнде.

(Кукмара, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе бүлекчәләренең газ-төтеннән саклау хезмәте звенолары катнашында 39нчы республика ярышлары узды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Әлеге чара хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләргә багышланган иде. Бәйгедә катнашучылар иң элек билгеле бер вакыт эчендә янгын сүндерү тактикасы, янгын-техник кораллану һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирде. Конкурс ике көн дәвам итте. Командалар төтен саркып торучы бина эченә үтеп кереп зыян күрүчеләрне чыгардылар, янгынны сүндерделәр, кешеләрне эвакуацияләделәр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Кукмараның янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы 35 звено арасында иң көчлесе дип танылды һәм диплом, күчмә кубок белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot