Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның "Ягуар"лары быел да "Алтын алка"лы булды
Команда Сочида Бөтенроссия ярышларының финалында катнашачак.
(Кукмара, 6 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Чистайда 2006-2007 елгы үсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды, дип яза районың “Хезмәт даны” газетасы.
Финалда зона ярышларында җиңү яулаган 10 команда көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмараның "Ягуар" командасы беренче урынны алды. Командадан Сәйдәш Хуҗин "Иң яхшы һөҗүмче", ә Александр Петров "Иң яхшы сакчы" дип танылды. Хоккейчыларны ярышка Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре – тренер Илдар Ганиев әзерләде.
Командага кәшәкәләр комплектына сертификат, хоккейчы киемнәре алуга 100 мең сумлык сертификат һәм Сочида узачак Бөтенроссия ярышларының финалына юллама тапшырылды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз