news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Ядегәр авылында яңа балалар бакчасы ачылды

Бакча 25әр балалы ике төркемгә исәпләнгән.

(Кукмара, 30 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Эльвира Миннәхмәтова). Кукмара районы Ядегәр авылында күптән көтелгән яңа балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Сабыйлар, аларның әти-әниләре, бакча коллективының шатлыкларын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар килгән иде.

"Тургай" исемле яңа балалар бакчасы урта мәктәп янында урнашкан.

"2017 елның октябрь аенда яңа балалар бакчасының нигез ташы салынды һәм ул быелның ноябрь аенда төзелеп бетте. Бакча 25әр балалы ике төркемгә исәпләнгән: 1,5 яшьтән 3 яшькә һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге. Бүгенге көндә безнең җирлектә мәктәпкәчә яшьтәге 83 сабый бар. 1 яшьтән 7 яшькә кадәрге барлык балалар да бакчага урнашкан", - диде балалар бакчасы мөдире Гөлнара Шәяхмәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100