Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның Ядегәр авылында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында спартакиада үтте
Ярышларда 6 команда көч сынашты.
(Кукмара, 15 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районының Ядегәр авылында иртәдән үк җыр-музыка тавышы агылды, самавырлар кайнады. Бар халык авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында үткәрелгән спартакиаданы карарга җыйналды. Ярышларга "Восток", "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыклар, "Урал", "Вахитов" җәмгыятьләре, Мамадыш районыннан "Азык-төлек программасы" агросәнәгать комплексы" командалары килгән иде. Алар хоккей, волейбол, чаңгыда узышу, теннис, көрәш, аркан тартышу кебек барлыгы ун спорт төре буенча көч сынашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
Командаларны сәламләгәндәй бу көнне кояш та ныграк яктыртты, бик матур язгы аяз көн иде. Кар җебегәнче дип чаңгычылар тизрәк басуга - чаңгы юлына ашыктылар. Менә старт бирелде, "тырыш, әйдә", "тизрәк", "этел", "уз инде, булдырасың" кебек сүзләр бөтен басуга яңгырады.
Биредә спорт ветераннарын да күрергә була иде. Алар да киңәшләрен биреп җан атып тордылар. Үзләренең яшь, җитез чакларын искә төшереп, "эх" дип тел шартлаттылар.
Алексей Леонтьев "Восток" хуҗалыгы җитәкчесе:
-Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында оештырыла торган кышкы спартакиаданың чираттагысы безнең җирлектә булачагын белгәч, уйга калдык: ничек үткәрербез, ярышлар уздырырлык шартлар тудыра алырбызмы? Шуңа күрә алдан әзерлек чаралары күрә башладык. Халыктан җыелган үзара салым акчасына хоккей мәйданчыгы төзеп куйдык, баскетбол уйнау өчен дә мөмкинлекләр булдырдык. Егетләр-кызлар бик теләп шөгыльләнделәр, буш вакытларын сәламәтлекләренә файдалы итеп уздыралар. Бүгенге уеннар да хуҗалыклар, җирлекләр, районнар арасындагы элемтәне тагын да ныгытыр, һәркемдә күңелле хатирәләр калдырыр дип ышанам.
Уен ахырында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - Вахитов исемендәге хуҗалык,
2 урын - "Вахитов" җәмгыяте,
3 урын - "Восток", "Урал" хуҗалыклары,
4 урын - Мамадыш командасы,
5 урын - "Урал" җәмгыяте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз