news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның "Восток Агро" җәмгыятендә көндәлек сөт күләме ун тоннадан арткан

Биредә бер сыердан уртача 20,3 л сөт савып алалар.

Кукмараның "Восток Агро" җәмгыятендә көндәлек сөт күләме ун тоннадан арткан
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 28 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). 2018 елның ноябрь аеннан "Игенче Плюс" җәмгыяте, "Восток Агро" булып оешып, "Восток" хуҗалыгының ныклы канаты астында эшли башлады. Үткән атнада әлеге хуҗалык базасында семинар узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Соңгы елларда "Игенче" хуҗалыгы берничә җитәкче кулыннан үтте. Үз вакытында аларның барысы да хуҗалыкка матур киләчәк вәгъдә итте. Әмма хезмәтләренең нәтиҗәсе генә күренмәде, бер-бер артлы әлеге хуҗалык составына кергән авылларда фермалар таркалды, мал тораклары бушап калды, яхшылап эшкәртелмәгән җирләр мул уңыш белән сөендермәде.

- Заманында республикада гына түгел, Россиядә данлыклы булган хуҗалыкны мондый начар хәлдә күрү бик аяныч. Хәзер биредә кай тарафка карасаң да, җимерек, ташландык биналар күзгә ташлана, - дип билгеләп үтте семинар барышында район башлыгы Сергей Димитриев та. – Фермаларда күптәннән төзелешләр алып барылмаган, техникалар яңартылмаган. Билгеле, вак-төяк ремонт эшләре башкарылгандыр, тик алар белән генә ерак китеп булмый.

"Восток Агро" оешканнан соң, дүрт ай гына вакыт үткән, әмма шулай булса да, семинарда катнашучылар аларның хезмәтләрен уңай бәяләделәр.

- Без килгәндә, биредә эш алып бару өчен шартлар бик начар иде. Мал торакларын җыештырдык, ремонтлап тәртипкә китердек, - дип сөйләп китте җәмгыятьнең директоры Руслан Корбанов. - Продукция җитештерү буенча да күрсәткечләре бик түбән: тәүлеккә 4 тонна сөт савалар иде.

Бүген исә бер сыер көнгә уртача 20,3 литр сөт бирә, барлыгы 10 тоннадан артык сөт җитештерәбез. Быел планыбыз – уртача көндәлек савымны унбиш тоннага җиткезү. Моның өчен мөмкинлекләр бар дип уйлыйм, билгеле, бергә-бергә тырышып эшләргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100