news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның «Вахитов» җәмгыятендә 460 миллион сумга мегаферма төзиләр

Мегаферма 960 савым сыерга исәпләнгән.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Бүгенге көндә Кукмараның «Вахитов» җәмгыятендә 960 савым сыерга исәпләнгән 460 миллион сумлык мегаферма төзелеше бара. Беренче этапта башкарасы эшләр өчен 350 миллион сум акча каралган. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Киләчәктә монда елына 8640 тонна сөт җитештерү планлаштырыла. Быел аның бер корпусын, саву залын, силос, сенаж чокырларының бер өлешен, дезинфекция ясап кертү урынын октябрь аена төзеп бетерергә уйлыйлар.

«Бүгенге көндә Вахит ягында 2511 баш савым сыер бар, ә Тырышта — 610. Икесендә дә бер үк санда кеше хезмәт куя. Яңа саву залы „карусель“ тибында, ә ашый торган урыннары иркенрәк булачак. Иске абзарлардагы маллар бирегә күчкәч, аларын төзекләндерә башлаячакбыз. Анда да азык цехы, төрү линиясе урнаштырмакчы булабыз. Мал саны артса, тагын бер корпус төзерлек урын бар», — диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.

Агымдагы елның алты аенда вахитлеләр продукция сатудан 494 миллион сум акча кереме алган, бу үткән елның шушы вакытына караганда 113 миллион сумга артыграк. Тырыш ягында исә әлеге сан — 102 миллион сум, алдагы ел белән чагыштырганда 22 миллион сумга күбрәк. Ә вахитлеләр үз канаты астына алганчы, хуҗалыкның еллык акча кереме 15-18 миллион сум булган.

Җитәкченең сүзләренә караганда, соңгы елларны акчаларның төп өлеше төзелешләр алып бару өчен тотыла, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100