news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның "Вахитов" җәмгыятенә Венгриядән 66 тана кайтартканнар

Аларның сакланышына да игътибар зур

(Кукмара, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Быелгы сигез айлык эш нәтиҗәләре буенча Кукмара районының "Вахитов" җәмгыятендә 56 миллион сумнан артыграк акча кереме алынган, бу үткән елның сигез ае белән чагыштырганда 40 миллион сумга күбрәк. Ә ел ахырына әлеге сумманы 80-85 миллион сумга җиткерергә уйлыйлар. Хуҗалыкта ел башыннан 2200 тонна сөт сауганнар, дип яза район газетасы.

Гомумән, планнары зурдан тырышлыларның: көндәлек савымны унбиш тоннага җиткереп, киләчәктә 100 миллион сум акча кереме алу исәпләре. Әгәр мондый темплар белән барсалар, бу чынга ашмастай саннар түгел.

Җәмгыятькә Венгриядән 66 тана кайтартканнар. Аларның сакланышына да игътибар бирәләр. Сыерларның буазмы, юкмы икәнлеген тикшерү өчен УЗИ аппараты, бозаулаган малларның сәламәтлеген ныгыту, өстәмә энергия бирү өчен махсус прибор сатып алганнар. Һәрберсенең бәясе йөз мең сумнан да югарырак булган терлекләрне, бары тик тиешле тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә генә яраксызга чыгарып, ит комбинатларына озатып булмый бит инде, диделәр биредә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100