news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Вахитов исемендәге хуҗалыгында семинарда киләчәккә бурычлар билгеләнде

Хуҗалыкта көндәлек 73 тонна сөт савалар.

(Кукмара, 12 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмараның Вахитов исемендәге хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә агымдагы елның биш аена булган эш нәтиҗәләренә, терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде, дип яза җирле басма.

Әлеге чарада катнашучылар малларны утарда тәрбияләү ысулы, техникаларның терлек азыгы хәзерләү кампаниясенә әзерлеге белән таныштылар, азык әзерләү цехында, яңа төзелә торган мал торакларында булдылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Бүгенге көндә Вахитов исемендәге хуҗалыкта 4782 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 2050 савым сыерлар, бу узган елның биш ае белән чагыштырганда 340 башка артык. Хуҗалыкта көндәлек 73 тонна (Вахит ягында 60 тонна, Тырыш ягында 13 тонна) сөт савалар. Бу районда җитештерелгән сөтнең дүрттән берен тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100