news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Вахит авылында Минтимер Шәймиев катнашында парк ачылды

Авыл халкы паркка Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов исемен бирү тәкъдиме белән чыкты.

Кукмараның Вахит авылында Минтимер Шәймиев катнашында парк ачылды
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 19 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бу көннәрдә Кукмараның Вахит авылында Минтимер Шәймиев катнашында парк ачылды. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

- Хөрмәтле кукмаралылар, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев бәйрәмдә катнашучыларга. – Ни өчен "кукмаралылар", чөнки мин сезнең аша бөтен районга хөрмәтемне җиткерергә телим. Сез бик матур эшлисез, ирешкән нәтиҗәләрегез, уңышларыгыз мактауга лаек. Җәй айларында, хезмәтнең тыгыз чагында парк ачарга вакыт тапкансыз икән, димәк, тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләсез дигән сүз. 

Вахит авылының мәдәният йорты каршында урнашкан әлеге парк – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Вахит халкына бүләге. Нәфыйк Хөсәенов аны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегиясендә доклад белән чыгыш ясаганда Президентыбыздан сораган булган. Әлбәттә, республикада абруй казанган җитәкченең сүзләренә Рөстәм Миңнеханов колак салмый калмаган һәм парк төзелеше өчен 10 миллион сум акча бүлеп биргән.

Район башлыгы Сергей Димитриев исә әлеге паркны булдыруда өлеш керткән һәркемгә үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Вахит җирлеге башкалардан аерылып тора, - диде ул. - Районга нинди генә кунаклар килсә дә, вахитлеләр аларны кабул итәргә әзер. Читтән кайтучылар исә авылның төзелегенә, матурлыгына шаккатып китә. Бу әле соңгы чик түгел, җирлек һаман да үсештә, яңара, яхшыра бара. Билгеле, ул авыл хуҗалыгы предприятиесе белән бергә атлый. Бу бердәмлек алга таба да дәвам итсен иде дип телим.

Тантаналы чарада авыл халкы исеменнән кунакларны сәламләгән Әлфия апа Сәмигуллинаның сүзләре дә район, республика җитәкчелегенә җылы рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде. Шулай ук ул ял паркына Нәфыйк Хөсәенов исемен бирү тәкъдиме белән дә чыкты. Әлеге фикерне ураза гаете вакытында мәчет картлары җиткерде, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100