Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның Вахит авылында башлангыч мәктәп ачылды
Биредә барлыгы 47 сабый белем алачак
(Кукмара, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Кукмара районы Вахит авылы ныклы тормыш белән яши. Шуңа күрә биредә гаилә коручы яшь парлар да күп, балалар саны да башка җирлекләр белән чагыштырганда шактыйга артык, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Авылда башлангыч мәктәп бинасы озак еллар игелекле хезмәт итеп тузган иде инде. Соңгы берничә елда укучылар авылдагы балалар бакчасына "сыенып", андагы берничә бүлмәдә белем алдылар. Шуңа күрә бу авыл балаларын Янил авылындагы урта мәктәптә укыту мәсьәләсе дә күтәрелгән иде. Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов балалар бакчасы бинасын зурайтып, анда башлангыч мәктәпне ачу тәкъдиме район җитәкчелеге тарафыннан хуплана һәм узган елның октябрь аенда "Строй-Гарант" оешмасы тарафыннан беренче нигез ташы салына. Шулай итеп, берничә ай эчендә авылда эр-яңа башлангыч мәктәп сафка басты. Биредә барлыгы 47 сабый белем алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз