news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Вахит авылына Татарстанның җиде районыннан ветеран иҗатчылар җыелачак

Биредә “Балкыш” республика фестиваленең зона туры үткәрелә

 (Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Ветераннар арасында “Балкыш” республика фестивален уздыру соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелә. Бәйгенең зона туры 22 сентябрьдә сәгать 10да Кукмара районы Вахит авылы мәдәният йортында башлана. Анда Кукмара, Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнары ветераннарының чыгыш ясавы көтелә, дип игълан итте бүген Кукмара районының “Хезмәт даны” газетасы.

Аерым алганда, фестивальдә Кукмара районыннан 50гә якын өлкән үзешчән артист – “Наза”, “Сүнмәс дәрт” фольклор ансамбльләре катнашачак, “Гармунчы булсын ярым” композициясе тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot