news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Урта Комар авылында балалар бакчасы ачылды

Төзекләндерү эшләре 12 миллион 300 мең сумга төшкән.

Кукмараның Урта Комар авылында балалар бакчасы ачылды
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 13 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның Урта Комар авылында мәктәп белән бер түбә астында "Тамчы" балалар бакчасы ачылды. Биредә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 25 бала тәрбияләнәчәк. Төзекләндерү эшләре 12 миллион 300 мең сумга төшкән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, "Техстрой" төзелеш оешмасы җитәкчесе Ринат Ваһапов, Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Юрий Исынбаев, Татарстандагы удмурт милли автономиясенең башкарма директоры Марина Ивановалар катнашты.

"Төзекләндерү эшләре республика программасы кысаларында башкарылды. Бакчада уйнау, дәресләр алып бару, тиешле белем һәм тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Әлеге балалар бакчасы беркайчан буш тормасын иде", - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot