Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның "Урал" җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне печәнгә һәм сенажга чабуга керешкәннәр
Район буенча барлыгы 24589 тонна печән, 135300 тонна сенаж әзерләү планлаштырыла.
(Кукмара, 22 июнь,"Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Җәйнең матур чаклары да җитте, яшел үләннәр өлгерде. Механизаторларга малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләү бурычы куелды. Кукмара районының "Урал" җәмгыятендә үткәрелгән семинарда сүз сыйфатлы азык запасы туплау мәсьәләләренә багышланган иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Терлекчелектә мул продукция алуның нигезе – ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, бүгеннән терлек азыгы хәзерләүгә керешергә кирәк, сыйфатлы азык туплап калырга мөмкинлек биргән вакытны кулдан ычкындырырга ярамый.
-"Урал" җәмгыятенең 5501 гектар сөрүлек җирләренең 2148 гектарын азык культуралары, калганын бөртеклеләр алып тора, - ди җәмгыять җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов. – Бүгенге көндә хуҗалыкта барлык агротехник чаралар да вакытында үтәлә. Хәзерге вакытта исә кырларны корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы эшкәртәбез. Бөртеклеләрне тәмамладык, 560 гектардагы кукуруз белән рапс кала. Әлеге эшләрне ике агрегат башкара.
Шул ук вакытта ураллылар күпьеллык үләннәрне печәнгә һәм сенажга чабуга керешкәннәр. "Урал"да моны дүрт техника башкара икән. Терлек азыгы хәзерләүдә катнашачак барлык техникаларны да ремонтлап, әзерлек сызыгына куйганнар. Техника ватылган очракта кырга чыгып ремонтлау өчен бер машинага эретеп ябыштыру җайланмасы урнаштырганнар, бу төзексезлекләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
-Без ел ярымга җитәрлек терлек азыгы хәзерләүне бурыч итеп куйдык. Хәзерге вакытта үләннәр өлгерү фазасына килеп җитте, иң туклыклы вакыты, аларны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Шуңа күрә бездә эш ике сменада оештырылган. Беренче смена иртәнге сәгать дүрттән көндезге икегә, ә икенче смена икедән кичке сәгать унга кадәр басулардан кайтып керми, - ди хуҗалыкның баш агрономы Илназ Галәветдинов.
Иң мөһиме - тупланган азыкны дөрес сакларга һәм әрәм-шәрәм итүгә юл куймаска кирәк. Бөтен технологик таләпләрне үтәгән вакытта гына моңа ирешеп була. Ураллылар сенаж салу өчен базларны да агартып, дезинфекцияләп куйганнар, печән складларын да чистартканнар. Семинар барышында базларны әзерләү тәртибен дә күрсәттеләр. Баз чокырын пленка белән әйләндереп алганда терлек азыгы яхшы саклана, ә таләпләрне үтәмәгән очракта ферма яннарын чергән сенаж өемнәре "бизи", күпме хезмәт юкка чыга. Әлеге гади генә эшләрне башкармау бер хуҗалыкка 7 миллион сумлык зыян китерергә мөмкин икән. Яшель масса салганда яшел массаның нинди дымлылыкта булуы, аны әйбәтләп тыгызлау да зур роль уйный. Сенаж дымлырак икән, үләнне эрерәк итеп, коры икән, ваграк итеп туратырга кирәклеге турында да ассызыклап үттеләр семинарда. Югыйсә, һәрбер механизатор, белгеч өчен гап-гади әйберләр, ә шуларны үтәмәү күпме югалтуларга китерә, терлекләрдән көтелгән продукцияне алырга мөмкинлек бирми, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз