news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Туембаш авылында бер миллион сумга парлы чишмә эшләгәннәр

Ике чишмәнең дә суы тикшерелеп, анализлар ясалган.

Кукмараның Туембаш авылында  бер миллион сумга парлы чишмә эшләгәннәр

(Кукмара, 11 август, "Татар-информ",  "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмараның Туембаш авылында парлы чишмә эшләү бер миллион сумнан артыкка төшкән. Ике чишмәнең дә суы тикшерелеп, анализлары ясалган. Чишмәләрнең исемнәре дә бик матур – "Әниләр һәм әтиләр чишмәсе". Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җирлек башлыгы Илфат Гариповның сүзләренчә, әлегә кадәр Туембаш авылының эчендә бер чишмә дә булмаган, "Әниләр чишмәсе"нә дә суны 350 метр ераклыктан китертергә туры килгән.

- Дөресен генә әйткәндә, чишмәнең "башы" үткән ел җирлектә башкарылган эшләргә барып тоташа. Авылда яр буйлары ишелеп, шәхси хуҗалыкларга куркыныч яный торган участоклар бар иде, - дип сөйләде җирлек башлыгы Илфат Гарипов. - Шушы мәсьәләне хәл итү максатында, без "Яр буйларын ныгыту" федераль программасында катнашып, бик зур эшләр башкардык. 

Ә барлык төзелеш эшләрен шәхси эшмәкәр Рөстәм Ганиевның бригадасы башкарып чыккан. Билгеле, мондый күләмле хезмәт зур чыгымнар сорый. Туембашлыларга исә авылдашлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Илдус Габдрахманов ярдәм итә. Чишмәләрне төзекләндерү аның проекты буенча эшләнә. Ә Илдус Габдрахмановның күңеленә бу изге эшнең орлыкларын әнисе Раҗия апа салып калдырган, һәм ул моны әнисенең васыяте буларак кабул итә.

"Чишмәләрнең ачылышын изге Ураза гаете – барлык авылдашлар кайткан көнгә билгеләргә булдык. Аны зур бәйрәм – "Авыл көне" итеп үткәрдек. Мәчет ишегалдында "Тойма" җәмгыяте көче белән мул табын әзерләнде", - дип сөйләде Туембаш авылында яшәүче Фәрит Хәләветдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100