news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Түбән Өскебаш авылы Мәдәният йортына 7,1 млн сум акча сарыф ителгән

Яңартылган объект тантаналы шартларда ачылды

(Кукмара, 15 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”, Лилия Нургалиева). Бүген Түбән Өскебеш авылында күркәм вакыйга булды – яңартылган авыл Мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Әлеге төбәк халкының шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев та уртаклашты, дип хәбәр итә Кукмараның “Хезмәт даны” басмасы.

Рафис Кәримов җитәкчелегендәге “Спецстрой” оешмасы бинаны капиталь төзекләндерүгә гыйнвар аенда керешкән булган. Аның идәненнән алып түбәсенә кадәр бар урыны яңартылган: тәрәзәләр, эчке-тышкы ишекләр, электр үткәргечләр, җылылык челтәре тулысынча алыштырылган, тышкы стеналар өлешчә төзекләндерелгән. Төзелеш барлыгы 7 миллион 100 мең сумга төшкән. Ике катлы Мәдәният йорты мәдәният учагы гына түгел, күп функцияле үзәк тә булып тора. Биредә китапханә, почта, авыл җирлеге админстрациясеннән тыш, көрәш белән шөгыльләнү өчен спорт залы да урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot