news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Түбән Үрәс авылында спорт мәйданчыгы ачылды

Республика программасы буенча төзелгән мәйданчыкны Казаннан килгән подрядчы оешма хезмәткәрләре эшләгән.

Кукмараның Түбән Үрәс авылында спорт мәйданчыгы ачылды
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 15 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова). Кукмараның Түбән Үрәс авылында республика программасы кысаларында төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, "Кукморагрохимсервис" оешмасы генераль директоры Валерий Тимофеев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, җирлек башлыгы Ринат Шәмиев, укучылар, укытучылар, авыл халкы катнашты.

"Без бүген районыбызда сафка баскан 27нче спорт мәйданчыгын ачу тантанасына җыелдык. Биредә һәркем: олысы-кечесе җыелып, спорт белән шөгыльләнә, үзенең сәламәтлеген ныгыта алачак. Мәйданчыктан халык өзелмәсен, ул беркайчан да буш тормасын иде, - дип теләде район башлыгы Сергей Димитриев.

Әйе, чыннан да, мәйданчыкларның берсе дә матурлык һәм сан өчен генә төзелми. Халыкны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында сафка басучы корылмалардан балалар һәм яшьләрнең шат авазлары яңгырау авылның киләчәге булуга да ишарә ясый.

Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Алмаз Галәветдинов сүзләренчә, Кукмарада универсаль спорт мәйданчыклары 2013 елдан төзелә икән. Төзелеш эшләренең барысы да махсус программалар буенча башкарыла.

Мәйданчыкны ачу тантанасы флешмоб белән дәвам итте, соңыннан авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары командалары арасында баскетбол ярышы узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100